Детская библиотека - филиал № 3

«Шагыйрь - драматург»: әдәби әңгәмә

 Балалар китапханәсе 3 нче филиалда драматург Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 130 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Шагыйрь - драматург» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә әдипнең әсәрләре белән беррәттән журнал битләрендәге истәлекләр белән дә танышырга мөмкин булды. Мирхәйдәр Фәйзи күпләргә үзенә дан алып килгән «Галиябану» драмасы аша таныш. Бу – театр сәхнәсендә иң күп куелган әсәрләрнең берсе. Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16  сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя авторы ул.