Детская библиотека - филиал № 3

«Яңа хәбәрләр , кызыклы танышулар»: татар матбугаты көне

 Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда татар матбугаты көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә  чыгучы журналлар белән таныштылар. Укучылар «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә» журналларын яратып укыйлар. Бу журнал битләрендә укучыларны кызыклы очрашулар, өр - яңа  яңалыклар һәм кызыклы мәгълүматлар көтә. Нәни дусларыбыз  матур рәсемнәр белән бизәлгән, бай эчтәлекле  әдәби басмалар «Салават күпере», «Сабантуй» журналларының һәр яңа санын көтеп алалар. Шунысы уңайлы хәзер журнал битләрендә әкиятләрне укырга гына түгел, ә QR – код ярдәмендә видео карарга да мөмкин. Үзең өчен кирәкле һәм кызыклы булган күп кенә яңалыклар белән «Ялкын» битләрендә танышырга мөмкин. Хөрмәтле укучылар, журнал  битләрендә сезне яңа хәбәрләр, кызыклы танышулар көтә, балалар китапханәсенә рәхим итегез!