Детская библиотека - филиал № 3

«Лаеклы шәхес»: әдәби әңгәмә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Марсель Галиевнең тууына 75 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны  авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән, язучының төрле жанрларда иҗат ителгән әсәрләре  белән таныштырды. Аның иҗаты кешеләргә, туган якка, безне чолгап алган әйләнә-тирәбезгә тирән мәхәббәт белән сугарылып язылган. Кече яшьтәге мәктәп балалары  әдипнең «Шүрәле  гаеплеме?» дип аталган маҗаралы балладасы белән таныштылар.