Детская библиотека - филиал № 3

«Болганчык еллар»: китапханәче тәкъдим итә

Балалар китапханәсе – 3нче филиал китап сөючеләрне  тууына 135 ел тулу уңаеннан,  татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучы Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» романы белән таныштыра. Узган гасырның алтмышынчы елларында русча тәрҗемәдә генә сакланып калган әлеге романнар татар теленә тәрҗемә ителеп, егерменче йөз татар әдәбияты хәзинәсендә үзләренә лаек урынны алып киң катлам укучылар яратып укый торган әсәргә әверелделәр.