Детская библиотека - филиал № 3

«Шигырьләрендә яшәү дәрте»: әдәби әңгәмә

#Годродныхязыков#КультурныйТатарстан#БиблиотекаЕлабуги

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаның тууына 90 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Шигырьләрендә яшәү дәрте» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Күргәзмәдә  әдибәнең төрле елларда иҗат ителгән Татарстан китап нәшриятендә дөнья күргән әсәрләре урын алган. Китапханәче укучыларны шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шигырьләр, поэмалар, дастаннар аша   шагыйрә милләтебезнең фаҗигале язмышын, йолаларын, гореф –гадәтләрен киң катлам укучыга җиткерә. Флера Гыйззәтуллина Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясе лауреаты.