«Син хәтердә безнең, Муса Җәлил!»: шагыйрьне искә алу көне
Балалар китапханәсе - 3нче филиалда герой – шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне узды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Муса Җәлилне халкыбыз бервакытта да онытмый, аның батырлыгына, иҗатына соклана. Балалар герой – шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, күргәзмәдә әдипнең тормышын яктырткан иллюстратив материаллар белән таныштылар.