Детская библиотека - филиал № 3

«Китап күңел кояшы»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Китап күңел кояшы» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китап сөюче дусларыбызга  Ркаил Зәйдулланың «Сунар», Ирек Диндаровның «Торна күзе» һәм башка әдипләрнең проза әсәрләре тәкъдим ителде. Бай иллюстратив материалларга нигезләнгән «Изге Болгар» китабы укучыларда зур кызыксыну уятты. Шулай ук укучыларга яңа буын язучыларның шигъри, чәчмә әсәрләре тупланган «Яңа гасыр тавышы» китабын тәкъдим иттек. Нәни дусларыбызга  матур рәсемнәр белән бизәлгән, бай эчтәлекле Җәвад Тәрҗеманов, Илсөяр Иксанова, Җәүдәт Дәрзаманның шигырьләр җыентыгы бик ошады. Александр Дорофеевның «Урман әкиятләре» китабы ике телдә булуы белән  укучыларда кызыксыну уятты. Китап нәни дусларыбызны серле урман дөньясына чакыра. «Агачлар» дидактик  карточкалар тупланмасы укучыларга кызыклы, бай мәгълүмат бирде.