«Иске самавыр торбасы»:китабы белән таныштыру
Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гәрәй Рәхим – өч дистәгә якын китап авторы. Ул поэзиядә дә, проза, драматургия жанрында да, балалар әдәбияты өлкәсендә дә уңышлы эшләүче әдип. Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучыларын, Гәрәй Рәхимнең тууына - 80 яшь тулу уңаеннан, әдипнең кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен тәкъдим ителгән «Иске самавыр торбасы» китабы белән таныштыра.