Детская библиотека - филиал № 3

«Исәнме, әй ямьле җәй»: иҗат сәгате

Җәй – ел фасылының иң матур чагы. Әйләнә – тирәнең матурлыгына сокланып туя алмыйсың. Тизрәк шул гүзәллекне альбом битенә төшереп куясы килә. Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда укучылар җәйнең матурлыгы турында татар әдипләренең шигырьләрен тыңлап, табышмакларга җаваплар эзләп кенә калмадылар, ә җәйнең матурлыгын альбом битләренә дә төшерделәр. Балаларга җәй көне рәхәтләнеп ял итәргә, су коенырга, кызынырга  гомумән киләсе уку елына көч тупларга кирәк. Күңелле һәм файдалы  җәйге каникуллар әлбәттә кызыклы китаптан башка  булмый, балалар китапханәсенә рәхим итегез!