Детская библиотека - филиал № 3

«Табигать баласы»: китап күргәзмәсе янында әңгәмә

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда  язучы Габделхәй Сабитовның юбилее уңаеннан әзерләнгән «Табигать баласы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, хикәяләреннән өзекләр укыдылар. Габделхәй Сабитов үзенең хикәяләрендә табигать могжизаларын күреп, тасвирлап кына калмый, ә укучыларга табигать дөньясына юл ача, әйләнә – тирәдәге соклангыч матурлыкны күрергә өйрәтә.