Детская библиотека - филиал № 3

«Күңелле сабантуй»: кычкырып уку

Балалар китапханәсе 3нче филиалда  «Сабантуй мизгелләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында  балалар татар әдипләренең  сабантуй бәйрәме турында иҗат ителгән кызыклы шигырьләрен кычкырып укыдылар. Укучыларга  Мөҗәһитнең «Сабантуй такмаклары», Роберт Миңнуллинның  «Сабантуй кызык булды», Рафис Корбанның «Сабан туенда» шигырьләре  аеруча кызык тоелды. Балалар милли бәйрәм – Сабан туеның тарихы турында белделәр.Сабан туенда уздырыла торган кызыклы уеннарны искә алдылар. Балаларның кайберләре үзләре катнашкан уеннардан алган тәэсирләр белән уртаклаштылар.