Детская библиотека - филиал № 3

«Халыкчан шагыйрь»: китап күргәзмәсе янында әңгәмә

Балалар китапханәсе 3 нче филиалда халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 100 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап кхргәзмәсе янында әңгәмә узды. Укучылар әдипнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат алдылар, аның гаилә архивындагы фоторәсемнәрне  карадылар.  Гамил Афзал — татар, рус, башкорт телләрендә басылган өч дистәләгән китап авторы. Ул киң катлау укучыларга  үзенең  юмористик һәм сатирик рухта  язылган хикәяләре белән таныла. Шулай ук аның күп кенә шигырьләре көйгә салынган. Гамил Афзалның халыкчан юмор белән сугарылган, үзенчәлекле әсәрләрен укучылар бүген дә яратып укыйлар.