Детская библиотека - филиал № 3

«Тәнкыйтьче әдип»: китап күргәзмәсе янында әңгәмә

#ГодРодныхЯзыков#БиблиотекаЕлабуги

 Балалар китапханәсе – 3нче филиалда  Рафаэль Мостафинның тууына  90 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Тәнкыйтьче әдип» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.  Китапханәче укучыларны Рафаэль Мостафинның   «И Казан, серле Казан»,  Муса Җәлилнең тормыш юлын  яктырткан  «Өзелгән җыр эзеннән», «Кызыл ромашка»  һәм  башка китаплары  белән таныштырды.