Детская библиотека - филиал № 3

«Тукайның тылсымлы әкият илендә»: уен – дәрес

#ГабдуллаТукай#135летсоднярожденияТукая#КультурныйТатарстан#ГодРодныхЯзыков#МесяцТатарскойКниги#БиблиотекаЕлабуги

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  «Салават күпере» балалар  бакчасының 10 нчы  төркеме, Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан әзерләнгән,  «Тукайның тылсымлы әкият илендә» дип аталган уен – дәрестә булдылар. Китапханәче балаларга  бөек шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы  һәм иҗаты турында сөйләде. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар Габдулла Тукайның әтисе ягыннан шәҗәрәсен карадылар, шагыйрьнең гаиләсе белән  китап битләрендәге сурәтләр аша таныштылар, аннары бергәләп Тукайның әкиятләрен искә төшерделәр. Чарада катнашучылар  «Су анасы» әкиятеннән  өзекне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Уен-дәрес сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның  татар халкының гимнына әверелгән  «Туган тел» җыры белән тәмамланды.