«Тукай премиясе лауреатлары»: китап күргәзмәсе янында әңгәмә
#ГабдуллаТукай#135летсоднярождения#КультурныйТатарстан
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премия – һәр ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән иң күренекле, танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия. Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Тукай премиясе лауреатлары» дип исемләнгән, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Укучыларга күргәзмәдә 2003 – 2019 еллар аралыгында Тукай премиясенә лаек булган язучыларның портретлары һәм нинди әсәр өчен премия бирелгән шушы китаплар тәкъдим ителде.