Детская библиотека - филиал № 3

«Аллы – гөлле яз килде»: кычкырып уку

Бар дөньны нурга күмеп ел фасылларының иң гүзәле  яз –матур килеп җитте. Шушы уңайдан балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Аллы – гөлле яз килде» дип исемләнгән күргәзмә янында кычкырып уку узды. Укучыларга татар шагыйрьләренең ямьле  яз фасылына багышлап язылган  шигырь җыентыклары тәкъдим ителде. Балалар татар шагыйрьләренең иҗаты белән таныштылар. Укучыларга Резеда Вәлиеваның  «Язлар килә туган җиремә», Рафис Корбанның «Яз килде», Йолдызның  «Яз»   шигырьләре аеруча ошады.