Детская библиотека - филиал № 3

«Фронтовик - язучы»: китап күргәзмәсе янында әңгәмә

Балалар китапханәсе  - 3 нче филиалда  Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты   әдип Хисам Камаловның тууына 95 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Фронтовик - язучы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Укучылар  кыскача әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Утлар, сулар кичкән каһарман язучы  үзенең әсәрләрендә сугышның ачы хакыйкатен тасвирлый.  Китап сөючеләргә  язучының биш томлык сайланма әсәрләре  һәм татар һәм рус телләрендә аерым китаплары тәкъдим ителде. Шулай ук укучылар әдипнең гаилә архивындагы фотосурәтләрне  карадылар, аның  турында  матбугат битләрендә чыккан язмалар белән дә таныша алдылар.