Детская библиотека - филиал № 3

“Бөек дәвер чордашы”: китап кургәзмәсенә күзәтү

8 нче февральдә балалар китапханәсенең 3 нче филиалында татар әдәбиятының күренекле әдибе Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулу уңаеннан әзерләнгән “Бөек дәвер чордашы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү булды. Күргәзмәдә авторның төрле елларда иҗат иткән хикәяләре, повесть, романнары урын алды. Аның әсәрләрендәге вакыйгалар узган гасырның илленче һәм алтмышынчы елларына туры килә. Ул әсәрләрдә сугыштан соңгы чорның кырыс шартларында кешеләрнең тыныч хезмәттәге фидакарьлеге яктыртыла. Ибраһим Газиның иң күләмле әсәре “Онытылмас еллар”трилогиясе. Бу роман эчтәлеге белән татар халкы тормышындагы зур бер чорны иңли. Әсәрдә Татарстан җирендә булган чын тарихи вакыйгалар һәм революцион көрәш эпизодлары тасвирлана. Әле бүгенге көндә дә укучылар Ибраһим Газиның әсәрләрен яратып укыйлар. Китап сөюче укучыларыбыз китапханәгә рәхим итегез!