Детская библиотека - филиал № 3

«Салават күпере» журналы: китапханә тәкъдим итә

Балалар китапханәсе 3 нче филиал нәни дусларын «Салават күпере» журналының  4нче саны белән таныштыра. Әлеге журнал тулысы белән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуына багышланган. Балалар  «Кызыклы шәкерт»  әсәренең герое Акбай белән Тукай әкиятләре буенча сәяхәт итә алалар. Шулай ук балалар төрле уеннар уйнарга Q - код ярдәмендә видео карарга да мөмкинлек бар. Нәни дусларыбыз балалар китапханәсенә рәхим итегез, сезне  Акбай белән бергә күңелле сәяхәт көтә.