Детская библиотека - филиал № 3

«Матбугат битләрендә»: татар матбугаты көне

24 нче мартта балалар китапханәсе - 3 нче филиалда татар матбугаты көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә  чыгучы журналлар белән таныштылар. Укучылар «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә» журналларын яратып укыйлар, һәр яңа санын көтеп алалар. Бу журнал битләрендә укучыларны кызыклы очрашулар, өр - яңа  яңалыклар һәм кызыклы мәгълүматлар көтә. Нәни дусларыбыз  матур рәсемнәр белән бизәлгән, бай эчтәлекле  әдәби басмалар «Салават күпере», «Сабантуй» журналларын  яратып укыйлар. Шунысы уңайлы хәзер журнал битләрендә әкиятләрне укырга гына түгел, ә QR – код ярдәмендә видео карарга да мөмкин. «Ялкын» журналы  яшүсмерләр өчен иҗат мәйданчыгы булып тора. Үзең өчен кирәкле һәм кызыклы булган күп кенә яңалыклар белән «Ялкын» битләрендә танышырга мөмкин. Хөрмәтле укучылар, журнал  битләрендә сезне яңа хәбәрләр, кызыклы танышулар көтә, балалар китапханәсенә рәхим итегез!