Детская библиотека - филиал № 3

«Халыкчан шагыйрә»: китап күргәзмәсе янында әңгәмә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Татарстан Республикасының халык шагыйрәсе Клара Булатованың тууына 85 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Халыкчан шагыйрә» дип аталган  китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Клара Булатованың шигърияте  тәрбия, әхлак, намус  төшенчәләре, тырышлык, гореф – гадәтләрнең сакланышы өчен көрәшә. Клара Булатова үзенең шигырьләрен зурлар күңеленә юллау белән бергә, балаларны да онытмаган. Безнең китапханәдә аның нәниләр өчен «Курка димәгез әле»дип исемләнгән китабы бар. Мөгаллимә - шагыйрә чын мәгънәдә популяр, аның тормышчан иҗаты безнең өчен бер дәрес – сабак та.