«Алабуга хатын – кызлары – тыл эшчәннәре»: мәгълүмат – әңгәмә. «У войны не женское лицо... »
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Алабуга хатын – кызлары – тыл эшчәннәре» дип исемләнгән мәгълүмати - әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны «Кыз - әбиләр» китабы белән таныштырды. Бу китап ана булудан мәхрүм калган сугыш чоры кызлары турында. Алар яуга киткән ирләрне алыштырганнар, тылдагы иң авыр эшләр аларга йөкләнгән. Бу китапта аяусыз сугыш чорында кыз - әбиләр күргән кыенлыклар, михнәтле язмышлар сүрәтләнгән. Балалар «Кыз – әбиләр» китабында Алабуга районында яшәп, инде кайсылары бакыйлыкка күчкән кыз – әбиләребез белән дә таныша алдылар. Үзләренең тылдагы фидакарь хезмәтләре белән алар Бөек Җиңү көнен якынайттылар.