Детская библиотека - филиал № 3

Фоат Садриевның «Аппаккай» китабын кычкырып уку.

Балалар китапханәсе -  3 нче филиалда  язучы Фоат Садриевның  тууына 80 ел тулу уңаеннан, аның балалар өчен  иҗат ителгән  «Аппаккай» дип аталган хикәяләр җыентыгын кычкырып уку узды. Бала күңеленә үтәрлек итеп җиңел, нәфис тел белән язылган әлеге әсәрләр туган якка, табигатькә  соклангыч һәм кайгыртучан караш тәрбияли. Андагы гыйбрәтле хәлләр балаларны уйланырга, сабак алырга өйрәтә. Китап кече яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителә.