Детская библиотека - филиал № 3

«Язучы прозаик»: Нурислам Хәсәновның тууына – 80 ел.

Балалар китапханәсе - 3нче филиалда  язучы  Нурислам Хәсәновның тууына – 80 ел  тулу уңаеннан «Язучы прозаик» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Күргәзмәдә язучының 4 томлык Сайланма әсәрләре һәм башка китаплары урын алган иде. Язучының әсәрләрендә геройларның  эчке кичерешләре, мәхәббәт һәм нәфрәт, кешеләрнең табигатькә булган мөнәсәбәте, тормыш яшәешебез яктыртыла. Нурислам Хәсәновның «Бәхилләрме йөрәк?», «Күрәчәк», «Җан авазы», «Хакыйкать хакы» китапларын укучылар өйгә укырга алдылар.