Детская библиотека - филиал № 3

«Нәфис һәм затлы телем»: туган тел сәгате

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Нәфис һәм затлы телем»дип исемләнгән туган тел сәгате узды. Чарада 1нче гимназиянең 3 «б» сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче укучыларны «Нәфис һәм затлы телем» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар татар теленең нинди матур, нәфис тел икәнен шагыйрьләребез Эльмира Шәрифуллина, Мөҗәһит, Йолдыз, Зиннур Мансуров һәм башкаларның  туган телгә багышлап язылган шигырьләрен укып белделәр. Укучылар татар халык мәкальләрен искә төшерделәр, тел турында табышмакларга җаваплар эзләделәр. Балалар бик теләп рус телендә бирелгән сүзләрне татарчага тәрҗемә иттеләр, Габдулла Тукайның  «Туган тел»ен аягүрә басып җырладылар.