Детская библиотека - филиал № 3

«Гомрем минем моңлы бер җыр иде»: патриотик сәгать

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Герой – шагыйрь Муса Жәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан патриотик сәгать узды. Чарада 1­-нче  гимназиянең  4 “А” сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче  укучыларны каһарман шагыйрьнең  тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар әдәби викторина сорауларына җаваплар бирделәр, Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация карадылар, «Гомрем минем моңлы бер җыр иде» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.