Детская библиотека - филиал № 3

Солтан Шәмсинең «Ут хәйләсе» китабын кычкырып уку

Балалар китапханәсе 3нче филиалда Солтан Шәмсинең тууына 75 ел тулу уңаеннан «Ут хәйләсе» китабын кычкырып уку узды. Балалар язучысы Солтан Шәмсинең әлеге әкиятендә Кояш – ата белән  Җир – ана балалары Урман , Агымсу, Һава, Кеше һәм Ут арасындагы мөнәсәбәтләр яктыртыла. «Ут хәйләсе»н укып, балалар табигатебезне сакларга  һәм ут белән сак эш итәргә  кирәк икәненә төшенделәр.