Детская библиотека - филиал № 3

Татар милли киеме

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучылар игътибарына, татар халкының төрле вакыт аралыкларына караган, милли кием үрнәкләре белән М.К.Завьялованың “Татар милли киеме”, Л.И. Саттарованың “Сәхтиян читек саурый үкчә...”, Р.Г.Мөхәммәдованың “Татар халык киемнәре” китаплары аша  танышырга тәкъдим итә. Төрле җирләргә таралып яшәгән татар халкының өс киеме гаять үзенчәлекле. Бу китаплар гади укучыга кыйммәтле мәгълүмат бирер, ә кемгәдер милли кием үрнәкләре әзерләүдә ярдәме тияр.