Детская библиотека - филиал № 3

“Булсаң зирәк - әйт тизрәк”: уен-дәрес

12 нче гыйнварда балалар китапханәсенең 3 нче филиалында шагыйрь Рафис Корбанның тууына 60 ел тулу уңаеннан әзерләнгән “Булсаң зирәк-әйт тизрәк" дип исемләнгән уен-дәрес узды. Чарада 1 нче гимназиянең 4“А” сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче балаларны китап күргәзмәсе, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар ике төркемгә бүленеп Рафис Корбанның шигъри табышмакларына җаваплар эзләделәр. “Тапкырлар” төркеме дэ “Зирәкләр” төркеме дә табышмакларга бик теләп җавап бирделәр. Аннары китапханәче укучыларны шагыйрьнең әдәплелек, чисталык турында берничә шигыре белән таныштырды.  Балалар әдипнең хезмәт, туган ил, спорт темасын үз эченә алган шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Кичә Рафис Корбан сүзләренә иҗат ителгән “Дуслык турында җыр” белән тәмамланды.