Детская библиотека - филиал № 3

«Туган як җырчысы»: китап күргәзмәсенә күзәтү

10нчы гыйнварда балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  татар әдәбияты классигы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Туган як җырчысы» дип аталган  китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Күргәзмәдә олпат язучыбызның  биш  томлык  «Сайланма әсәрләр»е, «Туган ягым яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Сиваш» кебек повестьлары тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларны  кыскача әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. ТАССРның халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең әсәрләренең язылу тарихы, күренекле шәхесләр турында истәлекләр белән танышырга мөмкин булды.