«Китап битләрендә кышкы сурәтләр»: презентация
Җирдә ел фасылларының иң матуры - кыш хакимлек итә. Кыш килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, җир өстенә коелалар. Кыш бар табигатьне ап – ак мамык юрганга төрә, тәрәзәләргә матур- матур бизәкләр төшерә, биек – биек кар таулары өя. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур. Балалар китапханәсе – 3 нче филиал китап сөючеләр игътибарына кышкы матур бизәкләр төшерелгән китаплар тәкъдим итә.