Детская библиотека - филиал № 3

«Оста фантаст»: А. Тимергалинның тууына 90 ел

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал тууына 90 ел уңаеннан укучыларны оста фантаст - Адлер Тимергалинның иҗаты белән таныштырып китә. Язучы-прозаик, тел һәм мәдәният тарихы белгече Адлер Камил улы Тимергалин 1931 елның 1 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында укытучылар гаиләсендә туа. А. Тимергалин – татар әдәбиятында фәнни – фантастик җанрны үстерүгә күп көч салган һәм аны үзенчәлекле әсәрләре белән баеткан каләм осталарының берсе. Аның  “Роберт, уян, сөеклем!” исемендәге тәүге фантастик хикәясе 1959 елда “Идел” альманахында, өч хикәясен эченә алган беренче әдәби китабы “Пәһлеван кабере” Татарстан китап нәшриятында 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле әдипнең фәнни фантастика җанрындагы хикәяләре һәм повестьлары, укучылар арасында популярлык казанган, тагын дистәдән артык җыентыгы дөнья күрә. Күпьеллык эзләнүләренең нәтиҗәсе буларак, соңгы вакытта ул “Миллият сүзлеге” дигән зур фәнни хезмәтен тәмамлый. Әлеге фундаменталь хезмәт татар дөньясында вакыйга буларак кабул ителә. Бу сүзлеге өчен ул 2006 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. Ул 1981 елдан “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем йөртә. А Тимергалин – 1975 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.