Детская библиотека - филиал № 3

«Татар әдәбиятының рухи әмир ханы»: Фатих Әмирхан тууына 135 ел

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал Фатих Әмирханның тууына 135 ел уңаеннан язучы белән таныштырып үтә. Татар әдәбияты классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында Казанның Яңа бистәсендә мулла гаиләсендә туа. Күпкырлы әдәби колачы, иҗтимагый байлыгы, сүз сәнгатендәге осталыгы белән Фатих Әмирхан замандашлары Г.Тукай. Г.Исхакый, кебек талант ияләре белән бер сафта торып, егерменче йөз башы яңа татар әдәбиятының нигез ташларын салучыларның берсе була. 1941 елда сайланма хикәяләре тупланган беренче җыентыгы дөнья күрә. Аннан соңгы инде бер-бер артлы аерым җыентыклары, икетомлылыгы һәм 1984-1986 елларда әсәрләренең дүрттомлыгы басыла. Фатих Әмирханның  «Хәят» повесте, «Фәтхулла хәзрәт» исемле атаклы сатирик повесте укучыларга яхшы таныш.1961 нче елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Фатих Әмирханның  «Яшьләр» пьесасы куела. Татар әдәбиятын төрле жанрларда баетучы зыялы шәхес Фатих Әмирхан лаеклы рәвештә татар әдәбиятының күренекле язучыларыннан санала.