Детская библиотека - филиал № 3

«Халыкчан шагыйрь»: кычкырып уку

5 нче гыйнварда балалар китапханәсе  - 3 нче филиалда  талантлы  шагыйрь Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Халыкчан шагыйрь» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү һәм әдипнең «Тәүфыйклы песи» китабын кычкырып уку узды. Китапханәче укучыларга  шагыйрьнең кыскача тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. «Һади Такташ» китабы   укучыларны шагыйрьнең  туган  авылы Сыркыды  аның  әти –әнисе туганнары,  дуслары белән таныштырды. Һади Такташ балачак тәэсирләренә нигезләнеп, гаҗәеп матур әсәрләр иҗат иткән язучы. Шундый әсәрләрнең берсе «Тәүфыйклы песи». Әкиятнең төп эчтәлеге шундый: йортның яраткан мәчесе каймак урлый һәм бу явызлыкны беркатлы эткә сылтап калдыра. Геройлар сөйләшүендәге юмор, кызыклы тасвирлау яшь укучы тарафыннан яратып кабул ителә. Әдипнең әлеге китабы Татарстан китап нәшриятында 2019 нчы елда  дүрт телдә – татар, рус, инглиз һәм төрек  телләрендә  басылып чыккан. «Тәүфыйклы песи»  китабын татар һәм рус телләрендә генә түгел, ә инглиз телендә укучылар да булды.  Әле бүген дә Һади Такташның балачак хатирәләрен  күздә тотып язылган халыкчан әсәрләренә  укучылар  кабат – кабат мөрәҗагать итәләр һәм яратып укыйлар.