Детская библиотека - филиал № 3

“Бездән күчсен җылы дөньга”

4 гыйнварда Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең тууына 70 ел тулуы уңаеннан  балалар китапханәсенең 3 нче филиалында шул исемдәге китап укулар узды.

Китап укучыларга Разил Вәлиев талантлы шагыйрь һәм язучы, җәмәгать эшлеклесе буларак яхшы таныш. Аның күп кенә шигырьләренә җырлар иҗат ителгән. Разил Вәлиев җаны - тәне белән халык язмышы өчен янып яши, туган мәдәниятебезне, телебезне саклау һәм үстерү өчен күп көч куя. Аның балалар өчен шигырьләре “Кайтаваз кайда яши”, “Гөрләвек” җыентыкларында урын алган. Р.Вәлиевнең шигырьләре үзләренең ихласлыгы, гадилеге, нәниләр күңелен аңлап иҗат ителгән булуы белән, укучыларны үзенә җәлеп итә. Балалар гына түгел, олылар да, аның шигырьләрен яратып укыйлар, җырларын тыңлап моңланалар.