Детская библиотека - филиал № 3

«Сабый күңелле олы шагыйрь»: күргәзмә – табышмак

Балалар китапханәсе  - 3нче  филиалда Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗановның тууына 70 ел тулу уңаеннан  әзерләнгән «Сабый күңелле олы шагыйрь» дип исемләнгән күргәзмә – табышмак эшли. Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов 1950нче елның 15 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында крестьян гаиләсендә туган. Мөҗәһит әдәби иҗатын балаларга багышлаган шагыйрьләрдән. Мәктәптә укыган чакта ук ул балалар матбугаты: «Яшь ленинчы газетасы» һәм  «Ялкын» журналы битләрендә шигырьләре белән катнаша башлый. Хәзер ул нәниләр өчен иҗат ителгән күп кенә китаплар авторы. Мөҗәһит Заһит улы үзенең китапларында шигъри табышмакларга зур урын биргән. Күргәзмәдә укучыларга кар бөртекләре формасында эшләнгән табышмаклар тәкъдим ителде. Балалар бик теләп әдипнең кызыклы табышмакларына җаваплар эзләделәр. Шагыйрьнең «Зирәк булу кирәк», «Бәхет юлы», «Әнием канатлары» һәм башка китапларын укучылар яратып укыйлар. Бу китапларда кызыклы әсәрләр белән беррәттән, табышмаклар, палиндромнар, тизәйткечләр тагын әллә нинди сүз уйнатулар бар. Рәхәтләнеп укыгыз, телегезне баетыгыз балалар!