Детская библиотека - филиал № 3

«Ринат Мөхәммәдиев – тууына 72 ел»: әдәби календарь

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал Ринат Мөхәммәдиевның тууына 72 ел тулу уңаеннан язучы белән кыскача таныштырып китә. Ринат Мөхәммәдиев – танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе. Аның  “Кенәри – читлек кошы”, “Сират күпере”, “Утлы таба өстендә” һәм башка китапларын киң катлау укучылар яратып кабул итте. Әсәрләре төрек, башкорт, чуваш, рус, немец, якут-саха, македон телләрендә дөнья күрде. Ринат Мөхәммәдиев – Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Ул халыкара язучылар берлегенең А.Платонов исемендәге  бүләгенә лаек булды. Аның “Ат чабышы”, “Яңа елга күчтәнәч” ике телдә басылып чыккан “Канатлы кояш – Солнышко белокрылое” китапларын балалар яратып укый.