Детская библиотека - филиал № 3

«Халык шагыйре»: кычкырып уку

Балалар китапханәсе 3нче филиалда «Халык шагыйре» дип исемләнгән, Хәсән Туфанның тууына 120 ел тулу уңаеннан әзерләнгән,  китап күргәзмәсенә күзәтү һәм «Юкмыш бабай малае»  әкият - поэмасын  кычкырып уку узды. Әкият – поэма халык авыз иҗаты үрнәкләренә нигезләнеп язылган. Бу китапны укып, балалар борчак саклаганда, торна тәпиенә тотынып очып киткән нәни Бәлкәй маҗаралары белән таныштылар. Рәссам Илдар Нәфиев тарафыннан, матур рәсемнәр белән бизәлеп эшләнгән бай эчтәлекле әлеге  китап укучыларга бик ошады.

Хәсән Туфан 1900 нчы елның 9 нчы декабрендә, Аксубай районы Иске Кармәт  авылында,  крестьян гаиләсендә  унынчы бала булып дөньяга килә. Башлангыч белемне мәдрәсәдә ала, бер ел күрше авыл мәктәбенә йөреп рус телендә укый. Хәсән Туфан Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә дә белем туплагач, 1918 – 1924 нче елларда Себер, Урал мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1924 нче елда ул Казанга кайта. «Совет әдәбияты» редакциясендә эшли. Монда ул Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җәлил кебек каләмдәш дуслар таба. 1924нче елда «Кызыл Татарстан» газетасында беренче шигыре басылып чыга. Шуннан соң кыска гына вакыт эчендә ул татар поэзиясенә эчтәлек ягыннан да, форма өлкәсендә дә яңалык алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Кызганычка каршы  Хәсән Туфанга 16 ел гомерен төрмәдә үткәрергә туры килә. Хәсән Туфан Бөек Ватан сугышы елларында корал тотып  көрәшмәсә дә, үзен халык белән бергә тоя,  тоткынлыкта патриотик шигырьләр яза. Халык шагыйре тентүләрдән , югалтулардан исән калган шигъриятенең бераз өлешен генә үзе белән иреккә алып чыга ала. Хәсән Туфанның  ул елларда хатыны – артистка Луиза Салиаскаровага багышлап язган «Ромашкалар», «Әйткән идең...» һәм башка күп кенә шигырьләренә көйләр язылган. Хәсән Туфанның үзе исән чакта матбугатка чыкмыйча, төрле кулъязмаларда, шәхси архивларда яткан шигырьләре «Гүзәл гамь» (1990) исемле җыентыкка кергән.