Детская библиотека - филиал № 3

«Салих Сәйдәшев – татар халкының бөек композиторы»: әдәби календарь

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал, укучыларын бөек композитор Салих Сәйдәшевка 120 ел тулу уңаеннан иҗаты белән кыскача таныштырып китә. Салих Сәйдәшев 1900 елның 3 декабрендә туа. Иҗат эшчәнлеген Казанның Шәрекъ клубында солист-пианист, аккомпаниатор һәм инструменталь ансамбльдә уйнаучы буларак башлый. 1922–1948 елларда Татар академия театрында музыка бүлеге мөдире һәм дирижеры булып эшли. Салих Сәйдәшев иҗатын өч чорга бүлеп карарга мөмкин. Тәүгесе — 1922—1926 елларда куелган спектакльләр. «Галиябану», «Башмагым», «Казан сөлгесе»ндә музыка гаҗәеп дәрәҗәдә фольклор белән тыгыз үрелеп барыла. Иҗатының икенче чоры—20-30 елларда куелган спектакльләр: «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Наемщик», «Кандыр буе». Боларда инде аерым музыкаль номерларга, җыр һәм арияларга, ансамбль вә хор, увертюра вә балет сюиталарына да зур урын бирелгән. Өченче чоры исә Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда язылган әсәрләрдән гыйбарәт. Болар — «Ил», «Чын мәхәббәт».... Композитор иҗат мирасының төп өлешен театр музыкасы тәшкил итә. Атаклы татар драматурглары К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Т.Гыйззәт белән иҗади дуслыкта Сәйдәшев тарафыннан 60 тан артык спектакльгә музыкаль бизәлеш һәм музыкаль драма жанрына караган «Башмагым», «Казан сөлгесе», «Чын мәхәббәт», «Алсу таң», «Бишбүләк», Т.Гыйззәт шигыренә «Бүген бәйрәм», «Сүнгән йолдызлар»,  Т.Гыйззәт пьесасы буенча «Изге әманәт», «Наёмщик»  һәм башка сәхнә әсәрләре иҗат ителә. Салих Сәйдәшев беренче милли классик композитор буларак, татар музыкаль культура тарихында аерым урын алып тора. Аның композиторлык һәм башкару иҗаты күп еллар дәвамында Татарстанның музыка сәнгатендә төп рольне уйный һәм бөтен халык мәхәббәтен казана. Ул истә калырлык, кабатланмас көйләр тудыру остасы була. Татар халкы Салих Сәйдәшев көйләрен яратып тыңлый, аның әсәрләре республиканың алдынгы башкаручылары репертуарында алыштыргысыз урын алып тора.

https://lightaudio.ru/mp3/салих%20сәйдәшев