Детская библиотека - филиал № 3

«Олуг Мөхәммәт»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе 3нче филиалда  Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Олуг Мөхәммәт» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән «Сызып ак нур белән» дип аталган , бөек шәхесләребезнең эшчәнлеген яктырткан, авторның фәнни - публицистик мәкаләләре  гади укучылар өчен дә кызыклы булачак. Укучылар игътибарына Мөхәммәт Мәһдиевнең сугыш чоры чынбарлыгын сурәтләгән «Без кырык беренче ел балалары», «Кеше китә җыры кала», «Фронтовиклар» һәм башка әсәрләре тәкъдим ителде. Шулай ук күргәзмәдә урын алган «Мөхәммәт Мәһдиев: Язучы турында замандашлары»  китабын карап әдипнең тормышын чагылдырган фоторәсемнәр белән танышырга мөмкин булды. Аның әсәрләрендәге геройлар ихласлыклары, гадилекләре белән укучыны үзенә җәлеп итә. Язучының һәр әсәрендә авыл тормышы,  халкыбызның күркәм йолалары, күңел ачулары искиткеч гүзәл, нәфис тел бизәкләре аша сурәтләнгән. Шуңа күрә  Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре илаһи бер тарту көченә  ия,  китап укучылар аның әсәрләрен кат- кат алып укыйлар.