Детская библиотека - филиал № 3

«Ватаным Татарстан»: китапханәче тәкъдим итә

Балалар китапханәсе 3нче филиал укучылар игътибарына «Ватаным Татарстан» китабын тәкъдим итә. Бу китап кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен эшләнгән. Әлеге китапны укып балалар  Ватаныбызның тарихы,  республикабызның символлары,  күпмилләтле  Татарстан халкы турында   белә ала. Китап укучыларны Республикабыздагы иң зур шәһәрләр:  Казан , Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт һәм башка  зур калалар белән таныштыра. Халкыбыз элек - электән аң – белемгә омтылып яшәгән. Әлеге китапта шулай ук  укучылар республикабызда урнашкан белем йортлары турында укып белә алалар һәм  Татарстаныбызның данын бөтен дөньяга ирештергән күренекле шәхесләребез белән горурлана алалар. «Ватаным Татарстан»  китабын укып, укучылар  үзләре өчен, туган ягыбызның матур, бай табигате, промышленносте, мәдәнияте, милли киемнәре, халкыбызның  бәйрәмнәре турында һәм башка  бик күп кызыклы һәм кирәкле бай мәгълүмат туплый алалар.