Детская библиотека - филиал № 3

«Шәүкәт Галиев - балалар шагыйре»: китапханәче тәкъдим итә

 Шәүкәт Галиев 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Кайбыч районы Олы Бакырчы авылында туа. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә.  1953 елны ул Казанга килә. Кичке урта мәктәпне тәмамлагач, белемен тирәнәйтү өчен Мәскәүдә Язучылар берлегенең югары әдәби курсларында укый. Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгыльләнә, төрле елларда «Чынлык», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Фикердәшкә». «Сөенечләрем, көенечләрем» кебек әйбәт шигырь җыентыклары басылып чыга. 1961 елдан бирле балалар һәм үсмерләр газетасы «Сабантуй» белән хезмәттәшлек итә. Шәүкәт Галиев – Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, А. Алиш бүләге лауреаты. Ул иҗат иткән «Шәвәли» образы, Карлсон, Чиполлино кебек үк, Республикабызда бик таныш. Шаян-шук, тапкыр шигырьләрен балалар да, олылар да яхшы белә.