Детская библиотека - филиал № 3

«Яңа, кызык, файдалы»: татар матбугаты көне

Балалар китапханәсе -  3нче  филиалда «Яңа, кызык, файдалы» дип исемләнгән  татар матбугаты көне узды. Татар телендә журналларны өлкәннәр дә, яшүсмерләр дә, балалар да яратып укыйлар.  Укучылар «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә», «Казан утлары», «Мәйдан» кебек басмаларның һәр яңа санын зур түземсезлек белән көтеп алалар һәм яратып укыйлар. «Татарстан», «Безнең мирас» кебек тарихи темаларны яктырткан журналларның да үз укучылары бар. «Ялкын », «Сабантуй», «Салават күпере»нең һәр санын балалар  көтеп алалар.  Матур рәсемле, бай эчтәлекле «Салават күпере», «Сабантуй»  журналы нәни дусларыбызның яраткан дусты. Бу басмалар укучыларыбызны өр-яңа  яңалыклар, кызыклы очрашулар, файдалы киңәшләр  белән генә таныштырып калмый, ә төрле кул эшләнмәләре ясарга  да, аш-су серләренә дэ өйрәтә. Хәзер журналлар гел үзгәреп заманча технологияләр белән баетылып тора. Мәсәлән журналны хәзер укып кына калмыйсың, ә анда бирелгән QR– кодлар ярдәмендә  видео да карарга мөмкинлек бар. Хөрмәтле укучылар, әле журналның яңа саннары белән танышырга өлгермәгән булсагыз, балалар китапханәсенә рэхим итегез!