Детская библиотека - филиал № 3

Факил Сафин «Әйдәгез дуслашыйк»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучылар игътибарына Факил Сафинның “Әйдәгез дуслашыйк” китабын тәкъдим итә. 16 - нчы ноябрь көне Бөтендөнья халыклары арасында толерантлык көне буларак билгеләп үтелә. Балаларда кече яшьтән үк бер – береңә толерант караш тәрбияләү бик әһәмиятле. Факил Сафинның “Әйдәгез дуслашыйк” китабы нәни дусларыбызда  башка халыкларга карата хөрмәт, мәрхәмәтлелек, сабырлык, дуслык кебек матур хисләр тәрбияләргә ярдәм итәчәк. Шулай ук Факил Сафинның бу китабына балалар өчен язылган шигырьләре белән беррәттән «Мәңгелек әйләнеш» исемле шигьри календаре туплап бирелгән. Әлеге календарьда:  еллардан төзелгән зоопарк, ел фасыллары, айлар, атна һәм көннәр, вакыт һәм рәвешләр, көннең бүленеше тупланган. Алар балалар дөньясын тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Шулай ук китап ахырында язучы турында кыскача биография да бастырылган. Китапның рәссамы Илдус Әҗемов: китап балалар күңеленә хуш килерлек төсле, матур рәсемнәр белән бизәлеп эшләнгән.