Детская библиотека - филиал № 3

«Язучы - публицист»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда язучы Эдуард Касыймовның тууына 90 ел уңаеннан әзерләнгән «Язучы - публицист» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китап сөючеләр күргәзмәдә  әдипнең «Гомер ике килми», «Кояш көн дә чыга», «Бир кулыңны,  дустым» һәм башка әсәрләре белән шулай ук вакытлы матбугат битләрендә төрле елларда басылып чыккан мәкаләләр белән таныша алдылар. Язучы – публицист  Эдуард Касыймов 1965- 1972 нче елларда  Алабугада яшәп иҗат иткән. 1965 -1967 нче елларда Эдуард Касыймов Алабуга шәһәрендәге педагогия институтында татар фольклоры һәм татар әдәбияты фәннәрен укыта. Эдуард Касыймов иҗатының Алабуга чоры аеруча уңышлы була. Монда әдип  «Сорбонна профессоры һәм без», «Бир кулыңны,  дустым», «Һаваларда тургай» һәм башка күләмле әсәрләрен иҗат итә. Үз биографиясе һәм әтисенең фаҗигасе мотивлары белән өретелгән, утызынчы еллар чынбарлыгын реалистик планда, психологик тирәнлек белән сурәтләгән  «Гомер ике килми» романы укучыларда зур кызыксыну уята. Эдуард Касыймов  «Чулман – оныклар дәрьясы» дилогиясендә Кама буендагы Бондюг химия заводына бәйле вакыйгаларны яктырта. Мәскәүдә  «Современник» нәшриятында русча тәрҗемәдә басылып чыккан әлеге дилогиясе өчен Эдуард Касыймов 1978 елда ВЦСПС һәм СССР Язучылар берлегенең  махсус премиясенә лаек була. Аның әсәрләрен укучылар бүген дә яратып укыйлар.