Детская библиотека - филиал № 3

“Язучыга юбилей,укучыга бәйрәм”: китап күргәзмәсе

Балалар  китапханәсенең 3 нче филиалында  “Язучыга юбилей, укучыга бәйрәм” дип исемләнгән китап күргәзмәсе  эшли. Күргәзмә егерменче йөз совет чоры татар әдәбиятының иң популяр каләм осталарыннан берсе-язучы Габдрахман Сафа улы Әпсәләмовның 105 еллык юбилее, фронтовик шагыйрь  Зыя Мансурның 100 еллык юбилее, шулай ук Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр катнашкан  шагыйрь Зәки Нуриның 95 еллык юбилее  уңаеннан әзерләнде. Әпсәләмов әсәрләрендә  халкыбызның туган илгә бирелгәнлеге,патриотик хисләре, хезмәттәге һәм сугыш кырындагы батырлыгы сурәтләнә. Татар әдәбиятын үз итүчеләр Г. Әпсәләмовның  табиблар хезмәтен һәм тормышын сурәтләгән,  бүгенге көндә дә укучылар тарафыннан яратып укыла торган, “Ак чәчәкләр” романын, сугыш темасын  яктырткан “Газинур”, ”Алтын йолдыз”, ”Ак төннәр”, хезмәт, мәхәббәт, сугыштан соңгы тыныч тормышны тасвирлап язылган әсәрләрен кабат укып хозурлана алачаклар. Шигърият яратучы укучылар фронтовик шагыйрьләр Зәки Нури һәм Зыя Мансурның  туган ил, мәхәббәт, батырлык темаларын  үз эченә алган әсәрләрен укып илһамлана алачаклар. Кадерле укучылар, сезне китапханәдә көтеп калабыз, рәхим итегез!