Детская библиотека - филиал № 3

«Утлы еллар кайтавазы»: китапханәче тәкъдим

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал үзенең укучыларына Бөек Ватан сугышына багышланган “Утлы еллар кайтавазы” китабын тәкъдим итә. Утлы еллар таләп иткәнчә, сугыш чорында халыкның рухи халәте дә тамырдан  үзгәрде. Халкыбызның бай һәм үзендә күп гасырлар тәҗрибәсен туплаган халык иҗаты яңа шартларга җайлашты һәм үсүен дәвам итте. Хәтта сугыш чорында фольклорның яшәү формалары үзгәрде дисәк тә, ялгыш булмас. Җыентыкта Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда иҗат ителгән халык авыз иҗаты әсәрләре: җырлар, бәетләр, мәзәкләр, сөйләкләр һәм солдат хатлары тупланган. Китап киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.