Детская библиотека - филиал № 3

«Сугыш чоры балалары» Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел: китапханәче тәкъдим итә

Бөек Ватан сугышы башланган 1941 елның дәһшәтле июненнән инде җитмеш биш елдан артык вакыт узды. Ул совет кешеләре өчен авыр сынау булды. Бер минутта тормышның күп шатлыкларыннан мәхрүм ителгән балалар да сугыш ачысын тулысынча татыды, фронтка киткән әтиләре, бабайлары һәм абыйлары урынына калган егет – кызларга вакытыннан алда олыгаерга туры килде. Авырлыкларга карамастан, сугыш чоры балалары укуларын дәвам иттеләр, ә җиңүдән соң илебезне аякка бастыруда булыштылар. Ул буын бүген дә Туган ил бәхете өчен хәзмәт итүен дәвам итә, үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Әлеге китапта 1928 - 1945 елларда туган сугыш чорының ачы михнәтләрен кичкән бер төркем ватандашларның язган гыйбрәтле хатирәләре тупланды. Төзүчесе Рафаэль Сальмушев. Алар арасында Әлфия Авзалова, Фоат Галимуллин, Әхәт Сафиуллин да бар. Китап киң катлау укучыларга исәпләнгән, шулай ук гомуми һәм югары белем алу уку йортларында укыту – тәрбия процессында өстәмә кулланма була ала.