Детская библиотека - филиал № 3

«Балаларның тугры дусты»: кычкырып уку

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик  Җәүдәт Дәрзамановның тууына 75 ел тулу уңаеннан «Балаларның тугры дусты» дип исемләнгән кычкырып уку узды. Җәүдәт Дәрзаманов  әдәби иҗат эше белән  мәктәптә бишенче сыйныфта укыганда ук кызыксына башлый. Беренче шигырьләре «Яшь ленинчы» да басыла. Җәүдәт Дәрзаманның «Карурман кунаклары», «Күзле кычыткан», «Айбулат», «Гөлназ мәктәпкә бара» һәм башка китапларын балалар яратып укыйлар. Әдипнең  шигырьләре туган телебезгә, туган илебезгә мәхәббәт белән сугарылган, алар  гади, кызык булулары белән балаларны үзенә җәлеп итәләр.