Детская библиотека - филиал № 3

«Бергә укуы рәхәт»: китапханәче тәкъдим итә

Балаларда китапка кызыксыну уяту, аларны тылсымлы китап дөньясына җәлеп итү никадәр иртәрәк башланса шулкадәр  файдалырак булачак. Нәниләрдә китапка сак караш тәрбияләү, матур  әдәбият әсәрләре аша балаларның  сөйләм телен үстерү,  дөрес итеп фикерләргә өйрәтү бик әһәмиятле. Баланы китап укырга җәлеп итүнең иң нәтиҗәле ысулы әти – әниләрнең  бала белән бергәләп әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр укуы. Балалар китапханәсе - 3 нче филиал нәни дусларыбызга түбәндәге китапларны әти – әниләре, әби – бабайлары белән бергәләп укырга тәкъдим итә. Ф.Ф. Миннебаева, Т.М. Гыйззәтуллинаның «Хәрефләр дөньясына сәяхәт» китабы мәктәпкәчә яшьтәге  балаларга тәкъдим ителә. Анда һәр хәрефкә табышмаклар һәм ребуслар бирелгән. Табышмакларның җаваплары төсле рәсемнәр белән аңлатыла, ә өйрәнелә торган хәрефкә башланган рәсемне балалар үзләре буйый. Мондый мавыктыргыч биремнәр нәниләрнең фикерләү сәләтен үстерү белән бергә кул һәм бармак хәрәкәтләрен камилләштерергә дә ярдәм итә. «Исәнме мәктәп»  сериясендәге китаплар сезне матур, төзек җөмләләр белән сөйләшергә, әкиятләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтә. Кадерле әти-әниләр һәм балалар әлеге һәм башка китаплар белән танышу өчен сезне китапханәдә көтеп калабыз.